22 нче декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2017" конкурсының район турына сайлап алуның өченче көне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында үтте.

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бу көнне районның алты тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр:

  Теләченең Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе Шайдуллина Н.Р. уртанчылар төркеменә  йөрүче балалар белән “Сөйләм үстерү" шөгыленнән һәм  үзебезнең коллективтан музыка җитәкчесе Тёрло Э.В. зурлар төркеменә йөрүче балалар белән “Сихри тартмачык” исемле музыка шөгылье, уртанчылар төркеме белән сөйләм үстерү буенча Сабирҗанова Л.М “Кар бөртеге”исемле , мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү буенча Башарова Л.Х. “Кыш”темасына, Мухаметзянова М.Е. конструкторлар белән “Минем урам” темасына, Гарифуллина А.Р. инглиз теленнән “ Кунаклар килгәндә” темасына шөгыльләр күрсәттеләр.

 Барлык тәрбиячеләрдә үз эшләренең остасы икәнең раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм конкурста җиңү теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International