20 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, Россия киносы елы уңаеннан, “Наши любимые актеры - юбиляры” дигән, шушы һөнәр белән бәйле күренекле шәхесләрнең күргәзмә – портреты төзелде. Күргәзмәдә 2016 елда юбилейларын билгеләп үтүче режиссерлар һәм актёрлар язмышы турында күп кенә кызыклы фактлар һәм мәгълүматлар белән танышырга мөмкин иде.