17-18 декабрь көнне Казан шәһәренең “Бадминтон үзәгендә” “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирының финал этабы уеннары узды.

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Әлеге ярышта республика районнарыннан җыелган 300 дән артык яшь уенчы катнашты. Безнең район җыелма командасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәктәпләре укучылары тәшкил итте. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

2005-2006 елгы кызлар арасында парлап уйнау:

Котдусова Алмазия-Сергеева Виктория (Тәтеш) – 3 урын;

2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында парлап уйнау:

Мөбәракшина Чулпан-Мөхәмәтшина Рәзилә – 2 урын;

2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында ялгыз уен:

Мөбәракшина Чулпан- 3 урын.

Калган яшь уенчыларыбыз Татарстан республикасы яшь бадминтончыларының беренче сигезлегенә керде. Җиңүчеләр грамота, медаль, җиңүче футболкалары һәм спорт инвентаренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International