ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

    5 ноябрьдә  Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Үз хокукларыбызны беләбезме?” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Чараны җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. алып барды. Ул үз чыгышында төп фикерне балигъ булмаганнар алдында туган проблемалар һәм аларны чишүгә юнәлтте. Чыннан да, ирек һәм хокук тыгыз бәйләнгән. Алар безнең тәртибебезгә йогынты ясый, аның белән идарә итә. Кеше кече яшьтән үк үз хокукларын белеп һәм башкаларның хокукларын ихтирам итеп яшәргә тиеш. Чара ахырында укучылар әнә шундый нәтиҗәгә килделәр.

Көн гимнастика белән башланып китте, аннары укучылар тәрбияче Заббаров А.Ф. җитәкчелегендә бадминтон ярышы уздырдылар. Ял итү белән беррәттән ОГЭга һәм олимпиадаларга әзерләнүне дә онытмадылар.

 4 ноябрь – Бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Тәрбиячеләр Тимербаева Ф.Р. һәм Хасаншина Р.Ф. укучылар белән “Туган ил кайдан башлана?” исеме астында диспут – дәрес үткәрделәр. Укучылар дәүләтебез турында белемнәрен ныгытып, дәресне гимн белән тәмамладылар.

На соревновании всего участвовали  20 команд из муниципальных образований РТ. Тренер наших юношей – педагог дополнительного образования ДООЦ Артур Хабиров. По итогам игр, наши юноши заняли 8-е место среди 20-ти команд.

Олы Мишә урта мәктәбендә көзге лагерьның бишенче көне.  4 ноябрь – Бердәмлелек көне буларак билгеләп үтелә. Тарих укытучысы Газизуллин Р.А. укучылар белән “Туган ил кадан башлана?” исеме астында диспут-дәрес уздырды. Укучылар  презентация аша дәүләтебез турында белемнәрен ныгытып, дәресне гимн белән тәмамладылар.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән  безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Бүген Алан балалар бакчасында тәрбияче  балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм” Дус яшәргә кирәк җир йөзендә”дигән  презентация күрсәтте. 

27 октябрь көнне Теләче мәктәбенең спорт залында район мәктәпләре арасында “Кэс-баскет” мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этап туры узды. Ярышта районның 9 мәктәбе: Алан, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Теләче, Үзәк һәм Шәдке мәктәпләрендә укучы 1999 елгы яшүсмерләр катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Үзәк мәктәбе

2 урын: Теләче мәктәбе

3 урын: Олы Нырсы мәктәбе

     3 ноябрь көнне Теләче мәктәбендә Фән һәм мәгариф министрлыгының 25 октябрьдән булган №2135/16 боерыгы нигезендә башлангыч сыйныф укытучылары һәм фән укытучылары бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Бу тест укытучыларның үз фәне буенча булган белемнәрендәге кимчелекләрне билгеләү өчен үткәрелә. 

     Тест бирүдән югары категорияле,  быелгы уку елында беренче һәм югары категориягә баручы укытучылар азат ителде.

 1 -  2 нче ноябрь көннәрендә Теләче гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәгариф бүлегенең 2016-2017 елга төзелгән планы нигезендә  9 һәм 11 сыйныфларында  рус теле һәм математика фәннәре буенча диагностик тикшерү эшләре уздырылды. Бу чарада районыбызның барлык мәктәпләре дә катнашты.  9 сыйныфтан 147  укучы, 11 сыйныфтан 86 укучы узләренең белемнәрен тикшерделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International