Теләче спорт мәктәбе тренерлары Әскәров Венер, Сафин Алмаз, Гыйниятуллин Илдар, Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә әлеге ярышта спорт мәктәбе укучылары катнашты.
Бу көнне И.Абдуллинның "Ялгыз калган яшьлек" әсәре буенча төшерелгән кино күрсәтелде. Максаты 2016 нчы ел Кино елы уңаеннан " Ялгыз калган яшьлек " әсәренең идеясын ачу аша яшьләрдә матур әдәбият һәм кино сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. Яшьләр арасында булган чын-саф мәхәббәт; авыл тормышы, туган җирне яратуы аша әсәрнең тормышчан икәнен дәлилләү иде. Айдар авыл яшьләренә әлеге кич бик ошады. Алар татар киноларын кабат карарга кирәклеген искәртеп таралыштылар.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыклар бердәмлеге буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. 4 нче ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында яшьләр белән бу бәйрәм билгеләп үтелде, “Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!” дигән девиз астында әңгәмә корылды һәм презентация каралды.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Су объектларында куркынычсызлык” айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында мәктәп укучылары белән инструктаж үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Бозда сак булырмын!” дигән темага рәсемнәр конкурсы уздырылды. Әлеге рәсемнәрдә балалар сәнгать чаралары аша бозда сак булуның әһәмиятен аңлатырга тырыштылар. Шулай ук һәр сыйныфта боздагы куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Әлеге чарада сыйныф җитәкчеләре балаларны су буйларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Балалар рәхәтләнеп мультфильмнар карадылар, маҗаралы хикәяләр тыңладылар һәм яраткан әдәби һәм мультфильм геройларын искә төшерделәр, шулай ук кечкенә укучыларыбыз, "Балалар, әйдәгез, тату яшик» дигән Халык бердәмлеге көненә багышланган уен программасында да бик теләп катнаштылар.
Максаты: балалар өчен чыккан энциклопедияләр, белешмәлекләр белән таныштыру, аларны куллана белергә өйрәтү. Балаларга энциклопедияләрнең төзелеше, материалларның урнашу тәртибе аңлатылды.
Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы истәлекле датага багышлап Казаклар авылы китапханәсендә “Бердәм булыйк - бергә булыйк” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Өченче группада (авыл жирлеклэре) республиканың 13 районы командасы катнашты.
Уен нәтиҗәләре:
1 урын – Чүпрәле
2 урын – Югары Ослан
3 урын – Чирмешән
4 урын – Теләче районы командалары.