«Су объектларында куркынычсызлык» айлыгы дәвам итә»

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Су объектларында куркынычсызлык” айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында мәктәп укучылары белән инструктаж үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Бозда сак булырмын!” дигән темага рәсемнәр конкурсы уздырылды. Әлеге рәсемнәрдә балалар сәнгать чаралары аша бозда сак булуның әһәмиятен аңлатырга тырыштылар. Шулай ук һәр сыйныфта боздагы куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Әлеге чарада сыйныф җитәкчеләре балаларны су буйларында  үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International