Бу көнне И.Абдуллинның "Ялгыз калган яшьлек" әсәре буенча төшерелгән кино күрсәтелде. Максаты 2016 нчы ел Кино елы уңаеннан " Ялгыз калган яшьлек " әсәренең идеясын ачу аша яшьләрдә матур әдәбият һәм кино сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. Яшьләр арасында булган чын-саф мәхәббәт; авыл тормышы, туган җирне яратуы аша әсәрнең тормышчан икәнен дәлилләү иде. Айдар авыл яшьләренә әлеге кич бик ошады. Алар татар киноларын кабат карарга кирәклеген искәртеп таралыштылар.