ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Халыклар бердәмлеге көне”  әле  берничә ел гына бәйрәм ителсә дә, безнең балалар бакчасында аны уздыру традициягә кереп бара. Балаларга бу бәйрәм аша патриотик тәрбия бирелә: үзләренең туган илләрен яратырга, анда яшәүче төрле милләт вәкилләрен хөрмәтләргә өйрәтелә .

Барысы 19 команда, 500 гэ якын спортчыны узенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты.

  1,2 урыннарны яулаган спортсменнар Тубән Новгород шэһәрендэ узачак Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионатында катнашу хокукы алды.

 7 нче ноябрьдән Олы Мишә урта мәктәбендә  икенче чирек башланып китте. Укучыларыбыз көзге каникулда ял итеп, көч туплап килделәр. Мәктәбебез тормышы белем алу һәм иҗади эшләр белән үрелеп бара. Ноябрь ае әхлак тәрбиясе айлыгы буларак игълан ителде. Бүгеннән башлангыч сыйныфлар айлыгы башланды. План нигезендә төрле иҗади чаралар үткәрелә.

Бу ярышта ,Теләче районы  данын яклап безнең  Олы Нырсы мәктәбеннән өч укучы катнашты һәм безнең бер укучыбыз 2 урынны яулады. Бу укучыбыз 8-10нче декабрь коннәрендә , республика данын яклап, Түбән Кама шәһәрендә узачак ярышта катнашачак. Без аңа уңышлар телибез.

4-6 ноябрь көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә  Армспорт   буенча  Республика беренчелеге булып узды.    Теләче муниципаль җыелма командасы составында бу ярышта  Баландыш төп мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Фасхиев Салават та   катнашты.  Ул  беренче урын яулады һәм медаль белән бүләкләнде.  Салаватны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

“Дуслык”  ял лагерендә укучылар меню нигезендә тукландылар,төрле чараларда катнаштылар, олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнделәр.  

Бүген Максабаш башлангыч мәктәбендә  1нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта Гаязетдинова Ә.И. "Укучының сәламәтлеге" темасына чыгыш ясады. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләрне чирек нәтиҗәләре, алда торган мәсьәләләр белән таныштырды. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.

7 ноябрь көнне  Әбде мәдәният йортында  укучылар  белән   халыклар  бердәмлеге  көне уңаеннан “Кире кайткан бәйрәм” дип исемләнгән  сораштыру уздырганнар.

Яшүсмер егетләр арасындагы ярышта 10 команда катнашты. Әтнә һәм Теләче районнарыннан берәр, Арча районыннан 8 команда ярышты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча яшүсмер малайлар арасында Теләче районы командасы 5 урынны яулады.

Кызлар арасында исә  Саба, Кукмара,Теләче районнары командалары, Арча районыннан 5 команда чыгыш ясады. Әлеге ярышта безнең район кызлары 4 урынга лаек булдылар.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International