Теләче муниципаль районы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә сулыкларда куркынычсызлык чаралары айлыгы игълан ителде. Шул исәптән, безнең балалар бакчасында да айлык дәвамында үткәреләсе чаралар планы төзелде. Әлеге чаралар балаларның көзге һәм кышкы чорда куркынычсызлыгын тәэмин итүне максат итеп куя.
Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга кечкенәдән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.Безнең максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү,юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру,юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.
8 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган тәрбия сәгате уздырылды. 9 сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. әлеге чараны мавыктыргыч итеп әзерләгән иде. Укучылар һәркайсын борчыган сорауларга үзләре үк җавап бирделәр. Кәрәзле телефоннан еш файдалану, өзлексез интернетны куллану, шау-шулы музыка тыңлау сәламәтлек өчен зыянлы булса, саф һавада йөрү, китап уку, классик музыка тыңлау сәламәтлекне ныгыта.
Ул үзе белән бик күп яңа китаплар, уеннар һәм бүләкләр дә алып менде. Балалар яраткан апаларын шатланып каршы алдылар.Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.
Бер атна көзге каникулда ял иткәннән соң Баландыш төп мәктәбенең укучылары көч туплап яңадан укуга керештеләр . 7нче ноябрь көнне укучылар өчен гомуми линейка үткәрелде. Анда 2нче чиреккә эш планы кабул ителде. Шулай ук укучылар фән олимпиадаларының, мониторинг һәм тестларның үткәреләчәк көннәре белән таныштылар .
8 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Теләче районы үзәк больницасы хезмәткәрләре укучыларга медицина тикшеренүләре уздырдылар. Медосмотр укучыларның сәламәтлекләрен тикшерү, сәламәтлек төркемен билгеләү максатыннан үткәрелә. Балаларның сәламәт булулары әти-әниләр, мәктәп өчен бик мөһим. Без укучыларыбызның тулаем сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына ирешергә тиеш.
Балаларны китап, аның кайчан, ничек барлыкка килү тарихы, китапны җитештерүдә катнашучы хезмәт ияләре белән таныштыру максатыннан, китаптан бик күп мәгълүмат алып булуын аңлату, китапларга карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү "Иң якын дус - китап!", "Минем яраткан китабым" дигән тема астында сөйләшү өчен бакчабызга Баландыш авылы китапханә мөдире Миләүшә апалары килде.Балалар Миләүшә апаларының сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладылар, соңыннан төрле уеннар уйнадылар.
2016 елның 5 нче ноябрь көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәуче тыл ветераны Зарипова Рәисә Рәшит кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәисә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
7нче ноябрь көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында , 2016 нчы елда аттестация үтүче, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Шөгыльләрне район мәгариф бүлегеннән килгән махсус комиссия карады. 1нче квалификацион категориягә баручы педагоглар үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәттеләр. Алар 2 нче кечкенәләр төркеменә, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар белән шөгыльләнделәр. Аттестация үтүче педагогларга алдагы этапларда да унышлар телибез.