Бүген безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасына Казаклар китапханәчесе Рахматуллина Альбина Альбертовна кунакка менде.

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Ул үзе белән бик күп яңа китаплар, уеннар һәм бүләкләр дә алып менде. Балалар яраткан апаларын шатланып каршы алдылар.Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International