Әлеге чараны инглиз теле укытучысы Зиннур Зөфәр улы Хөсәенов оештырды. Укучылар Рушан абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ул үз чиратында үзенең уңышлары, алдыгы планнары турында сөйләде. Аларның яхшы укуларын, спортны яратуларын, тырыш, тәрбияле булып үсүләрен теләде.
Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне. Россиядә чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтелә башлады. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 ел 30 гыйнварыннан 120-нче номерлы “Әниләр көне турында”гы указы нигезендә әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел Әниләр көне 27 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне – безгә тормыш бүләк иткәннәре, бар тырышлыкларын куеп, бала дип җан атып тәрбияләүләре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен олылау, хөрмәтләү көне.
Баландыш төп мәктәбендә Әниләр көненә әзерлек гөрләп бара. Укучылар әниләренә кулдан ясалган бүләкләр әзерлиләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Шулай ук мәктәптә иншалар конкурсы игълан ителде. Барлык укучылар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.
Максат: Татар халык орнаментындагы бизәкләр белән таныштыруны дәвам итү;гади композиция төзү күнекмәләре бирү,балаларның иҗади сәләтен,күзаллавын,күзәтүчәнлеген,эстетик зәвыгын үстерү;татар гамәли сәнгать әсәрләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул!” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укытучылары сыйныф сәгатьләрендә бу темага әңгәмәләр үткәрде һәм укучыларга рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр.
Шулай ук шук булган балаларны дисциплинага өйрәтә,оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
2016 нчы елның 16 нчы ноябрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр районнның хакимият бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт адресы буенча) Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе җитәкчесе Килькеева Роза Рифкатовна тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 567-88-57
2016 елның 10 нан 25 октябрьгә кадәр Дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе “Мәктәптән тыш эшләр Республика үзәге” һәм фәнни- күңел ачу “Зарница” балалар үзәге тарафыннан “Габдулла Тукай әкият геройлары” дип исемләнгән Республика иҗади эш конкурсы оештырылды. Балалар иҗат үзәгендә белем алучы Якупов Айрат, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак кызы җитәкчелегендә, әлеге конкурста катнашып 2 нче урынга лаек булды һәм әлеге фәнни- күңел ачу “Зарница” балалар үзәгендә булып кайтты.
Шул исәптән, безнең Максабаш балалар бакчасында да айлык дәвамында үткәреләсе чаралар планы төзелде. Әлеге чаралар балаларның көзге һәм кышкы чорда куркынычсызлыгын тәэмин итүне максат итеп куя.
Шөгыльләр барышында бу бик ачык күренә. Бүген алар кисеп-ябыштыру шөгылендә, аларның күңелләре шат. Төрле төстәге кәгазьләрдән кисеп, бер могҗиза тудыру - алар өчен шатлыклы мизгел. Кисеп-ябыштыру балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, кул- бармаклар мускулын ныгыта, бер-берсе белән аралашу, дуслык мөнәсәбәтен көйли, сүзлек байлыгын арттыра.
Балалар кечкенә яшьтән кайчы, җилен белән эшләргә өйрәнә. Күреп, карап эшләү балаларның игътибарын ныгыта. Кисеп ябыштыру шөгылендә балалар киселгән кәгазьләрдән бербөтенне җыярга өйрәнә.