Әниләр көненә әзерлек.

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе -  Әниләр көне. Россиядә чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтелә башлады. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 ел 30 гыйнварыннан 120-нче номерлы “Әниләр көне турында”гы указы нигезендә әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел Әниләр көне 27 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне – безгә тормыш бүләк иткәннәре, бар тырышлыкларын куеп, бала дип җан атып тәрбияләүләре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен олылау, хөрмәтләү көне.  

Баландыш төп мәктәбендә Әниләр көненә әзерлек гөрләп бара. Укучылар   әниләренә кулдан ясалган  бүләкләр әзерлиләр,  шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Шулай ук мәктәптә  иншалар конкурсы игълан ителде.   Барлык  укучылар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International