Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Шул уңайдан, 3 ноябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә “Халыклар дуслыгы-тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәче Алсу Фаляхова презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Кино елы уңаеннан, «Крепость: Щитом и мечом» мультфильмы күрсәтелде.Чара ахырында укучылар үзләре белән төрле халык әкиятләре тупланган китапларны яздырып алдылар.
“Сәнгать төне” гомумроссия акциясе сәнгатьнең барлык төрләрен берләштерә. Быелгы акциядә, башка еллардан аермалы буларак, кино, мультфильм жанрына күбрәк урын бирелә. 3 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе дә беренче тапкыр "Сәнгать төне" акциясенә кушылды. Бу көнне катнашучыларга Ибраһим Абдуллинның "Ялгыз калган яшьлек" әсәре буенча төшерелгән кино күрсәтелде.
Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Ак каен” балалар бакчасында “Дуслык безнең тормыш бизәге” исеме астында әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында аңлатты. Балаларга дуслык турында әкиятләр,шигырьләр укыды.
5 ноября состоялась конкурсно – игровая программа из серии « Хочу всё знать». Дети приняли участие в состязании эрудитов, они смогли проверить себя на знание русских народных сказок. Ежедневно, после мероприятий, дети играли в настольные развивающие игры, смотрели мультфильмы.
Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, бер –беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә. Бүгенге көндә хәрберебездә мондый сыйфатлар булу бик мөһим.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә "Конституция – илнең төп законы" исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы Конституциясе хакында һәм Татарстан Республикасы гимны турында мәгълүматлар урнаштырылды.
5 елдан соң Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә, халык химаясына төзелгән чиркәүне тантаналы шартларда ачу чарасы булды.
Чиркәүдә беренче келәү укылды. Анда күрше авыллардан һәм тумышы белән әлеге төбәкләрдән булган халык катнашты.
Шушы уңайдан Олы Нырсы мәдәният йортында китапханәче Сафина Ф.Ф., мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р.М. белән берлектә бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар. Мәдәният йортында эшләп килүче драм түгәрәккә йөрүчеләр белән спектакль әзерләнә.
Сообщаем Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Можно сообщить в "Народный контроль" и о проблемах организации безопасных условий труда на рабочих местах, создающих угрозу для жизни и здоровья работников. Это направление курирует Государственная инспекция труда в РТ.
Ссылка на ГИС «Народный контроль»: https://uslugi.tatarstan.ru
Олы Мишә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар айлыгы бара. Айлык кысаларында , 1-4 нче сыйныф укучылары белән, математик уен үтте. Балалар бу чарада кызыклы математика биремнәре үтәделәр.Ребуслар, башваткычлар аша укучыларның логик фикерләү сәләтләре үсә, математик белемнәре арта.