“Сәнгать төне” гомумроссия акциясе сәнгатьнең барлык төрләрен берләштерә. Быелгы акциядә, башка еллардан аермалы буларак, кино, мультфильм жанрына күбрәк урын бирелә. 3 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе дә беренче тапкыр "Сәнгать төне" акциясенә кушылды. Бу көнне катнашучыларга Ибраһим Абдуллинның "Ялгыз калган яшьлек" әсәре буенча төшерелгән кино күрсәтелде.