Балалар төрле кызыклы китаплар белән таныштылар. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.
Ул – республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Шул уңайдан, 5 ноябрь көнне, Айдар авыл китапханәсе киң катлам укучылар өчен «Тарихым данлы дастан-Ватаным Татарстан» исеме белән китап күргәзмәсе оештырды.
Әкиятләр ярдәмендә балаларны торыш белән таныштырырга ,фикер йөртергә һәм дөньяны тоярга өйрәтергә мөмкин. Әкиятләр үзеңнең гаиләңне яратырга ,хезмәтне сөяргә ,табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Яхшылыкка мәхәббәт һәм явызлыкка нәфрәт хисләре тәрбияли.
Балалар әкиятләр буенча сәяхәт кылдылар.
«Иң яхшы әкиятче» дигән темага конкурс игълан ителде. Балалар үзләренең элек укылган әкиятләрен искә төшерделәр, үзләренә эле таныш булмаган әсәрләр белән дә таныштылар.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан, 8 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә ток-шоу форматында «Канун һәм җаваплылык» исеме астында чара булып узды. Бу чараның төп максаты – яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү, аңлату эшләре алып бару куелды. Әлеге чарада кунак булып балигъ булмаганнар арасында җинаятчелекне кисәтү буенча инспектор Мөнир Шакиров һәм секретарь КДН и ЗП ИК ТМР РТ Рәхим Ихсанов катнашты. Алар югары сыйныф укучылары белән әңгәмә корды.
10 нчы ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә педагогик советның чираттагы утырышы булып узды. Педсоветта укыту-тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Укытучылар коллективына куелган максат һәм бурычларның үтәлеше тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары үз эшләренә анализ ясадылар.
Хезмәткәрләрнең максаты балаларда туган якка мәхәббәт, хөрмәтләү хисе тәрбияләү.
Алар мәктәп укучыларына 41 нче ел вакыйгалары белән таныштырганнар.
Антропометрия балалар бакчасында елга ике тапкыр уткәрелә, ул баланың буе һәм авырлыгы күрсәткечләрен үз эченэ ала. Антропометрия нәтиҗәләре буенча шәфкать туташы тәрбиячеләргә баланың нинди остәл һәм урындыкта утырырга тиешле, бала үсешендә нинди үзгәрешләр барлыгы турында белешмәләр бирде.
Район хуҗалыкларында ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә район буенча физик авырлыкта 433 тонн ашлама тупланган, бу 1 га чәчүлек мәйданына тәэсир итү көчендә 10,4 кг. туры килә. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 40 кг. кадәр җиткерү планлаштырылган. Ашлама туплау буенча ООО “Игенче” – 20,1 кг/га д.в., ООО “Агролак” - 15,5 кг/га д.в., һәм ОАО “Теләчеагрохимсервис” – 12,9 кг/га д.в. хуҗалыклары актив эш алып баралар.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 5-6 сыйныфларында укучылар өчен сыйныф җитәкчеләре юлда йөрү кагыйдәләре буенча дәрестән тыш шөгыльләр үткәрә.Чараның максаты балалар катнашында юл- транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Юлда йөрү кагыйдәләрен уен формасында өйрәнү балаларга бик ошый.