Район хуҗалыкларында ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә район буенча физик авырлыкта 433 тонн ашлама тупланган, бу 1 га чәчүлек мәйданына тәэсир итү көчендә 10,4 кг. туры килә. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 40 кг. кадәр җиткерү планлаштырылган. Ашлама туплау буенча ООО “Игенче” – 20,1 кг/га д.в., ООО “Агролак” - 15,5 кг/га д.в., һәм ОАО “Теләчеагрохимсервис” – 12,9 кг/га д.в. хуҗалыклары актив эш алып баралар.