Әкиятләр ярдәмендә балаларны торыш белән таныштырырга ,фикер йөртергә һәм дөньяны тоярга өйрәтергә мөмкин. Әкиятләр үзеңнең гаиләңне яратырга ,хезмәтне сөяргә ,табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Яхшылыкка мәхәббәт һәм явызлыкка нәфрәт хисләре тәрбияли.
Балалар әкиятләр буенча сәяхәт кылдылар.
«Иң яхшы әкиятче» дигән темага конкурс игълан ителде. Балалар үзләренең элек укылган әкиятләрен искә төшерделәр, үзләренә эле таныш булмаган әсәрләр белән дә таныштылар.