ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Укучылар кино тарихы белән таныштылар. Слайд-шоу карадылар. Чара ахырындаүзләрен кинотеатрдагы кебек хис итеп,”Баллы күчтәнәчләр” ашап мультфильмнар карадылар.

Әлеге кичәдә  танылган язучылар, шагыйрьләр, артистлар  катнашты. Шулай ук, Шәтке авылы башлыгы Кадыйров Ф.Г., китапханәче Галимуллина К.Х., мәдәният йорты мөдире Габдуллина Ф.Н. лар да юбилярны тәбрикләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Юбилей кичәсе бик күңелле үтте.

Укучылар белән дөрес туклану турындагы сорауларга җаваплар таптык, көндәлек режим төзедек һәм шулай ук төрле начар гадәтләргә каршы көрәш турында да сөйләштек. Балалар белән сөйләшүнең төп максаты -балаларның сәламәтлеген дөрес итеп формалаштыру, начар гадәтләрдән арынырга булышу.

Безнең балаларыбыз саф һавада бик теләп төрле уеннар уйныйлар, табигатьне күзәтәләр.Ә бүген алар беренче кар белән уйнадылар. Иң мөһиме, яхшы киенергә, куллар туңмасын өчен бияләй яки перчатка киергә кирәк . Бөтен балалар беренче карга бик сөенделәр.  Балаларга саф һавада бик рәхәт,күңелле булды.

2016 елның 2 нче ноябрь көнендә Теләче  авылында яшәуче  тыл ветераны  Садыйкова Бибигазимә Хуҗиәхмәт  кызына   90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибигазимэ  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.

Шундый кыйммәтле бүләк ясаганы өчен без дә спонсорыбызга китап укучылар исеменнән зур рәхмәт белдердек. Китапханәбезгә искиткеч, матур, кызыклы китаплар кайтуына без бик сөенәбез. Бу юлы алар арасында: А.С. Пушкин, Н.В. Гоголь, А.П. Чехов, В. Катаев, К. Паустовский әсәрләре, Туве Янссон серияләре, шулай ук әкиятләр һәм детективлар бар. 

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор.  Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Айдар авылы китапханәнәсендә Сара Садыйкованын тууына 110 ел тулу уңаеннан "Күңелләрне сызып моң агыла"  дип исемләнгән күргәзмә мәшһүр композиторның иҗатын яратучылар өчен тәкъдим ителде.  Монда иҗат җимешләре, Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр урын алды. "Сара Садыйкова-татар халкының моңлы сандугачы" исемле буклет ясалды.

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Халкыбызның моңлы сандугачы” дигән күргәзмә эшли. Әлеге күргәзмәдә татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган китаплар урын алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International