Шундый кыйммәтле бүләк ясаганы өчен без дә спонсорыбызга китап укучылар исеменнән зур рәхмәт белдердек. Китапханәбезгә искиткеч, матур, кызыклы китаплар кайтуына без бик сөенәбез. Бу юлы алар арасында: А.С. Пушкин, Н.В. Гоголь, А.П. Чехов, В. Катаев, К. Паустовский әсәрләре, Туве Янссон серияләре, шулай ук әкиятләр һәм детективлар бар.