ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Шулай ук әлеге чарада, Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән белгечләре белән, түгәрәк өстәл үткәрелде. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Бәйрәмгә килгән һәрбер өлкән кеше рәхмәт хисләре белән таралышты.

Чара барышында юбилярлар, пенсионер укытучылар, профессиональ конкурсларда катнашкан һәм җиңү яулаган мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне тәбрикләделәр. Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Теләче района башлыгы Зарипов Илдус Фатихович, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котлады. Чара татар эстрадасы артислары чыгышы белән тәмамланды.

Киңәшмәдә “Теләче муниципаль районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуны тагын да камилләштерү” темасы буенча сөйләшү алып барылды. Киңәшмәне мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы алып барды.

Киңәшмәдә  “Теләче муниципаль районы мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белеме буенча укытуны камилләштерү” темасына сөйләшүләр булды Киңәшмәне мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы алып барды.

Бу буклет тулысы белән үзенең бөтен гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган пенсионер укытучы Сибгатуллина Хәмидә Ахунҗан кызының эшчәнлеген һәм тормыш юлын чагылдыра.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының "2016-2017 нче уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү" приказы нигезендә, 30 сентябрьдан 6 октябрь га кадәр Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Югары Киибәхуҗа урта мәктәбендә  һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дә,  5нче сыйныф укучылары математикадан, рус теленнән  старт диагностикасы үтте.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

5 нче октябрь көнне Теләче мәдәният йортында укытучылар өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары да бу чарада катнаштылар. Укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Зарипов И.Ф., район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. һәм килгән кунаклар тәбрикләделәр. Бәйрәм концерты карап укытучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International