Игенче хужалыгында 19859 сум , Тан хужалыгында 18065 сум хэм Алан хужалыгында 17909 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э хезмэткэрлэргэ югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы турыдан-туры житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.
17 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Моның өчен алар твоя-россия.рф сайтына кереп бердәм рәвештә ике претендентны сайлап алып сайтта тиешле процедураны башкардылар. Казан шәһәренең статистика буенча икенче урынга чыгуы аларны тагы да сөендерде. Балалар иҗат үзәге директоры бу эшне балалар һәм гаилә әгъзалары белә эшләүгә игътибар итүне сорады.
Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп, Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә кирәк. Баландыш балалар бакчасының хезмәткәрләре һәм әти-әниләре тавыш бирүдә актив катнашты. Казан калабызга уңышлар телибез!
18 нче сентябрь көнне “Тюлячинка” ял паркында балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Бу күңел ачу бәйрәмендә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты.Укучыларыбыз паркның уен мәйданчыкларында уйнадылар, чын рәссамнар белән таныштылар. Сибәләп торган яңгыр да, концерт карап хозурланырга комачау итмәде. Республикабызда игълан ителгән, Су саклау зоналары елы уңаеннан оештырылган бу бәйрәм балаларга бик ошады.
19 нчы сентябрьдә Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары 19 нчы сентябрьдә экономика фәненнән, 20 нче сентябрьдә тарих фәненнән олимпиада биремнәрен үтәделәр. Уңышлар сезгә, балалар!
Уку елы башлану белән укучылар һәм укытучылар өчен төрле конкурслар, олимпиадалар башланып китте. Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хасанова Гөлсия Әхмәт кызы “Сәламәтлек укытучысы”конкурсының район этабына әзерләнә. Аңа уңышлар телибез!
Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә "Кешене туендыручы - һөнәр" исеме астында укучылар белән сыйныф бүлмәләрендә бай эчтәлеккә ия булган әңгәмәләр үтте. Балаларга төрле Һөнәрләр турында аңлатылды, кеше тормышында һәнәрнең мөһим урын тотуына ышандырылды.