Казан өчен тавыш бирәбез.

2016 елның 23 сентябре, җомга

  Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Шунысы мөһим: мәркәзебез Казан да яңа төр кәгазь акча тышлыгына эләгергә мөмкин. Моның өчен бары тик твоя-россия.рф сайтына кереп,  Казан һәм аның истәлекле урыннарын (Казан Кремле һәм Казан федераль университеты) гына күрсәтергә кирәк.   Баландыш балалар бакчасының хезмәткәрләре  һәм әти-әниләре тавыш бирүдә актив катнашты.  Казан калабызга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International