ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бу сайлауларның үзенчәлеге нәрсәдә? Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ил – көн тыныч булсын өчен, тавышыңны бир!” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. 

Алар үз чыгышларында рус, татар, керәшен милләте вәкилләренең дус-тату яшәүләрен гәүдәләндерделәр, туган якның гүзәллеген мактадылар.

Көзге шәфкатьлелек атналыгы кысаларында, 14 сентябрь көнне Урта Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә 2 группа инвалид Сафиуллин Равил абыйның өйләренә барып хәлләрен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бу мәсьәләне 2016 елның 1 октябренә кадәр хәл итәсе. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Сез социаль пакеттан файдаланасызмы?" дигән сорау белән китапханәгә килүчеләр арасында аңлату эшләре алып барылды.

Шул уңайдан без дә,  балалар бакчасында 13 сентябрь көнне балаларны экстремизм һәм терроризм төшенчәләре белән таныштырдык. Үз-үзеңне яклау, саклау , иптәшләреңә ярдәмне ничек күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырдык.Терроризм(латинча курку,куркыныч)-җинаятьчел төркемнәрнең мәҗбүриләү,көч кулланып идарәне яулау,халыкара хәлне катлауландыру,шартлату,политик һәм экономик талау оештыру. Терроризм-кешенең кешегә,яки кешенең кешелеккә карата нәфрәте. Экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган терроризм проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.Татарстанда экстремизм очракларын булдырмау өчен зур эшләр эшләнелә.

Авыл халкы әлеге чараны оештыручылар - Талия Зиннатуллина, Рафия Гайсинә, Сәрия Гильманова, Рәшит һәм Фәрит Юнусовларга  зур рәхмәтләрен җиткерә. “Чарада шулай ук, Исмәгыйль хәзрәт, авыл имамы Рәшит хәзрәт һәм Баландыш авылы имамы Рәфит хәзрәт тә катнаштты, -дип хәбәр итте безгә Караширмә авыл клубы модире Гөлия  Кадыйрова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International