Шул уңайдан без дә, балалар бакчасында 13 сентябрь көнне балаларны экстремизм һәм терроризм төшенчәләре белән таныштырдык. Үз-үзеңне яклау, саклау , иптәшләреңә ярдәмне ничек күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырдык.Терроризм(латинча курку,куркыныч)-җинаятьчел төркемнәрнең мәҗбүриләү,көч кулланып идарәне яулау,халыкара хәлне катлауландыру,шартлату,политик һәм экономик талау оештыру. Терроризм-кешенең кешегә,яки кешенең кешелеккә карата нәфрәте. Экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган терроризм проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.Татарстанда экстремизм очракларын булдырмау өчен зур эшләр эшләнелә.