ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

5 сентябрьдә “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында Гатауллина Д.Г. 9 сыйныфта укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында сыйныф җитәкчесе балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды,  пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча киңәшләр бирде, интернет челтәрендә сак булырга өндәде.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсендә дә балаларның җәйге ялларын үткәрүгә  зур әһәмият бирелде,төрле чаралар үткәрелде. Китапханәдә  җәйге эшләрне яктырткан “Ямьле җәй, китап, мин – дуслар!” дигән буклет эшләнде.

Тәрбияче апалары белән бергәләп балалар матур чәчәкләрдән орлыклар җыйнадылар, орлыкларны  савытларга урнаштырып кышкы

 саклауга куйдылар.Бакчабызда белем бирү, хезмәт тәрбиясе белән үрелеп алып барыла.

5 нче сентябрь көнне мәктәптә “Экстремизмга – юк!” дип аталган бердәм Республика дәресләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре бу дәресне соңгы 13 ел эчендә Рәсәйдә  булган тетрәндергеч вакыйгаларга бәйле материаллар, документаль  хроникалар  әзерләп үткәрделәр. Укучылар соңгы вакытта Украинада барган вакыйгалар, “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре белән таныштылар. Һәр халыкны, аның традицияләрен, телен, динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.

Һәр  атнаның  дүшәмбесе  көнне  безнең  мәктәптә  1-11 класслар  өчен линейка  үткәрелә. Линейкада   атналык  планнар  белән  таныштырыла .Дежурный   класс  атналык    эшләнгән  эшләргә  хисап  тота.

Олы Мишә урта мәктәбе коллективы яңа уку елын яңа омтылышлар, яңа планнар белән башлап җибәрде. 2016/2017 нче уку елында коллективыбыз тулы составта, төзекләндерелгән мәктәптә эшли башлады. Мәктәптә барлыгы 71 укучы белем ала. Укучыларыбыз актив, иҗади сәләтле балалар. Балаларга заманча белем һәм тәрбия бирергә компетентлы, белемле укытучыларыбыз бар.

Бүген Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары “Ак торна” акциясендә катнашып, кәгазьдән торналар ясадылар. Бу чара  “Терроризмга каршы бердәмлек көне” уңаеннан уздырылды.Укучылар белән Беслан фажигасе турында сөйләшүләр булды.Укучыларга көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш бирелде.

В рамках реализации  утвержденного план- графика  мероприятий избирательной  кампании по выборам депутатов Государственной Думы  Федерального Собрания Российской Федерации, 26 августа возле здания Шадкинского сельского дома культуры прошел сход граждан. На сходе выступили  Глава Шадкинского сельского поселения Кадыйров Ф.Г.,Глава Тюлячинского муниципального района Зарипов И.Ф.. В своих выступлениях они призвали поддержать  на выборах кандидатов из партии «Единая Россия».   Затем  прошел перекрестный концерт художественно-самодеятельного коллектива  Баландышского сельского поселения.

   В этот же день после капитального ремонта, проведенного по республиканской программе по ремонту зданий исполнительных комитетов сельских поселений, был открыт здание Шадкинского сельского поселения.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International