5 сентябрьдә “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында Гатауллина Д.Г. 9 сыйныфта укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында сыйныф җитәкчесе балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча киңәшләр бирде, интернет челтәрендә сак булырга өндәде.