ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

13 август көнне табигатьнең гүзәллеген саклап калу максатыннан, Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Рузалия үзенең китап укучылары белән, һәйкәл янын җыештыру өмәсе үткәрде.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк, яше 18 дән югары булганннар өчен ГТО нормативларын тапшыру 2017 елның гыйнвар аеннан башланса да, РУЭС хезмәткәрләре ГТО ның тестлары буенча үз көчләрен бүген үк сынап карарга булганнар. Яшьләре 30 дан алып 65 кәчә булган 10 хезмәткәр ГТО нормативларын үтәде. Алар сүзләренчә, гыйнвар аенда нормативларны алтын күкрәк тамгасына тапшыру өчен, аларга бүгеннән үк әзерләнергә кирәк булачак.

Шушы уңайдан һәм районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан бу көнне районда велоузыш үткәрелде. Көн кызу булуга карамастан, чарада олысы да кечесе дә бик теләп катнашты.Шәхси үрнәкне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин күрсәтте.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Тикшерүлэр күрсәткәнчә, транспорт чаралары фараларын  якын  араны  яктырту хәлендә куеп хәрәкәт иткәндэ җәүлене куреп алу арасы 25-30 метрдан артмый.Әгәр дә җэяүленең киемендә яктылык кайтару элементлары булса элеге ара 130-140 метрга, фаралары ерак араны яктырту хэлендэ булса-400 метрга кадэр җитэ.Яктылык кайтаручы элементларны куллану җәяүлеләрнең транспорт чараларына тапталу ихтималын  күп тапкырлар киметә.

      Әлеге таләпләрне үтәмәүче җәүлеләр 500 сум күлэмендә административ штрафка тартылалар,ә балигъ булмаган юлда йөрү кагыйдәрен бозучыларга карата “Тукта-синең гомерен куркыныч астында!”-дип аталучы махсус карточка тутырыла.Юл йорү кагыйдәләре бозу турында мәгълүмат мәктәпләргә җибәрелә,шулай ук аларның эти-эниләрең балигъ булмаганнар  белән комиссиясенә чакырылып 500 сум күлэмендә административ штрафка тартылалар.

Безнең 3нче балалар бакчасында  бу юнәлештә  тирәнтен эш алып барыла. Моңа шушы атнада тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелә торган“Юл йөрү кагыйдәсен – һәрбер бала белсен” дигән чаралар мисал булып тора.

Әлеге чарада Теләче районының Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Рәис улы һәм Теләче урта мәктәбе укучылары катнашты.

10 август көнне Шамсетдинов Ришат һәм Сайфуллин Таһир, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Рәис улы җитәкчелегендә, Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” үзәгендә  техник сәнгать буенча үткәрелгән конкурста катнашып кайттылар.

13 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту, тәмәке тартуның, аракы, наркотиклар куллануның, кешенең эчке дөньясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлату уңаеннан “Аек булыйк, заманага лаек булыйк” исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. 

Шул уңайдан 14 нче август көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Җәйдән бүләк" дигән күргәзмә оештырылды. Биредә көзге муллыктан төрле композицияләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ничек сакларга һәм эшкәртергә кирәклеген өйрәткән китаплар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International