Мондый игътибар бер дә юктан түгел. Эш урынында имгәнүләр гел булгалап тора. Мондый имгәнүләрне булдырмау өчен нинди чаралар күреп була соң? Шушы сорауга җавап эзләү максатында бүген Баландыш төп мәктәбендә Бөтендөня сәламәтлекне саклау көне- бердәм дәресе үткәрелде.
“Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме алдыннан, 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасыда тәрбияләнүче балалар белән ветераннар өчен котлау открыткалары ясадылар. Аларга җавап итеп ветераннар да арт-терапия методы белән матур открытка ясап бүләк иттеләр. Очрашу, баян көенә җырлап, тәмле чәй артында үтте.
2016 елның 26 апреле көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Чернобыль атом электростанциясендә булган катастрафога 30 ел туу уңаеннан, шунда хезмәт иткән кешеләр белән очрашу үткәрделәр. Әлеге очрашуга Теләче районының Үзәк авылыннан Киямов Марс, Теләче авылыннан Сафин Рәшит абыйлар чакырылды. Түгәрәк өстәл артында Чернобыльда булган фаҗигә искә алынды.
Бәйрәм сәхнәсендә балалар тарафыннан " Су анасы" әкияте театральләштерелде. Һәр балага грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
27 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Тукайга мәдхия" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрде. Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Кичә бик күңелле, матур узды.
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз ул!” исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар Г.Тукай язган шигырьләр сөйләделәр һәм әкиятләренә күзәтү үткәрделәр.
Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф. Олы Нырсы балалар бакчасында “Бөек Тукай шигырләре, әкиятләре күңелгә якын” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларга Г.Тукайның әкиятләре, шигырләре сөйләнелде. Алар Г.Тукайның шигырләрен яттан сөйләделәр, туган тел җырын җырладылар.
25 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасындагы нәниләр белән "Кечкенә Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде, әкиятләре кычкырып укылды. Нәниләр үзләре дә шагыйрь абыйларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара азагында китапханәче Тукай абыйларының эш сөяргә, яхшылыкка, гадел булырга, алдашмаска өндәгән шигырьләрен укып үсүләрен теләде.
Бүгенге көннәрдә илебезнең күп почмакларында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. 26 нчы апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Габдулла Тукай- сүнмәс йолдыз” исемле әдәби—музыкаль кичә үтте. Бу чарада һәр сыйныф укучысы аның әсәрләрен сәхнәләштерде, җырларын җырлады, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Бәйрәмне дәвам итеп укучыларыбыз район мәдәният каршында оештырылган “Шигырь бәйрәме”кичәсендә катнаштылар.Мондый чаралар балаларда сөекле шагыйребез иҗатына кызыксыну уята, әсәрләренә мәхәббәт тәрбияли.