ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бәйрәмдә Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.Зурлар төркемендә йөртүче балалар кечкенәләр төркеменә “ су анасы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бакчабызның яшь баянчы Мухаметханов Айбулат баянда “Туган тел” көен уйнап күрсәтте. Балалар кызыксыну һәм шатлык белән әлеге бәйрәмдә катнаштылар.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучыга Бөек җиңү символы булган “Георгий лентасы” бирелде. Китапханәче кулыннан җиңү символын алган һәр кеше Җиңү яулаган батырларны зур хөрмәт хисе белән искә алдылар.

Анда Теләче балалар китапханәсе дә актив катнашты. Күргәзмә - стендларны балалар рәсемнәре белән бизәү, китап күргәзмәсе оештыру, төрле бәйгеләрдәге иң яхшы эшләрне һәм чыгышларны сайлап алу белән шөгыльләнде, шунда ук “Яшь рәссамнәр аллеясы” эшләтеп җибәрде. Бәйрәмдә күбесе төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 300 дән артык бала һәм өлкән кеше катнашты. Мондый чаралар үткәрү балаларга якташ язучыларыбыз иҗатына тартылырга булыша, Туган илгә мәхәббәт, туган халкына карата горурлык хисләре тәрбияли.

Шундыйларның берсе булган Габдулла Тукайның шигырьләре һәм даны бөтен дөньяга таралган. Ачы авыл китапханәсендә әдипнең 130 еллык юбилее уңаеннан "Тукай" исемле плакат эшләнде.

Ачы авыл китапханәсендә "Тукай детям" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде, аның буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

Нәниләр иртә яшьтән үк таныша торган әлеге сәнгать төре, балаларның иң яраткан тамашасы булып санала.

  Биредә кечкенәләр әкият геройлары артыннан чын күңелдән күзәттеләр, алар белән бергәләп кайгырдылар һәм шатландылар.

  Театраль уеннар һәм спектакльләр балаларга зур кызыксыну һәм җиңеллек белән хыял дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирә, аралашучан һәм игелекле булырга өйрәтә. Шулай ук кайгыртучанлык, ярдәм итү теләге барлыкка килеп, спектакльдәге персонажларның хәрәкәтләренә хис, тойгылар белән җавап бирергә, кылган гамәлләренә сыйфатлама бирергә өйрәнәләр.

Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар,төрле сорауларга җавап бирделәр.Кичә бик күңелле матур узды.                

Мәдәният  хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән әкият-тамаша оештырдылар. Тамашачылары “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар иде. Әкияттән тыш балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.  Ахырда бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды. Бәйрәм күңелле үтте.

Шул уңайдан Узәк авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән "Без-Тукай оныклары" дигән темага чара уздырылды. Чарада укучылар Апушның авыр балачак тормышы, Кырлай авылынын шагыйребез тормышында тоткан урыны турында сойләделәр. Балалар Тукай язган әкиятләрне искә төшерделәр, шигырьләрен яттан укыдылар. Чараның төп максаты - балаларда яшьтән үк Г.Тукай иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну уяту иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International