Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән әкият-тамаша оештырдылар. Тамашачылары “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар иде. Әкияттән тыш балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ахырда бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды. Бәйрәм күңелле үтте.