26 апрель көнне мәдәният һәм ял паркында бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Тукай язы – шигъри яз”, дигән бәйрәм чарасы уздырылды.

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Анда Теләче балалар китапханәсе дә актив катнашты. Күргәзмә - стендларны балалар рәсемнәре белән бизәү, китап күргәзмәсе оештыру, төрле бәйгеләрдәге иң яхшы эшләрне һәм чыгышларны сайлап алу белән шөгыльләнде, шунда ук “Яшь рәссамнәр аллеясы” эшләтеп җибәрде. Бәйрәмдә күбесе төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 300 дән артык бала һәм өлкән кеше катнашты. Мондый чаралар үткәрү балаларга якташ язучыларыбыз иҗатына тартылырга булыша, Туган илгә мәхәббәт, туган халкына карата горурлык хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International