25 апрель көнне Теләче балалар китапханәсенең “Гөрләвек” клубы әгъзалары “Шатлык” балалар бакчасында “Дюймовочка” курчак театры спектакле белән чыгыш ясадылар.

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Нәниләр иртә яшьтән үк таныша торган әлеге сәнгать төре, балаларның иң яраткан тамашасы булып санала.

  Биредә кечкенәләр әкият геройлары артыннан чын күңелдән күзәттеләр, алар белән бергәләп кайгырдылар һәм шатландылар.

  Театраль уеннар һәм спектакльләр балаларга зур кызыксыну һәм җиңеллек белән хыял дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирә, аралашучан һәм игелекле булырга өйрәтә. Шулай ук кайгыртучанлык, ярдәм итү теләге барлыкка килеп, спектакльдәге персонажларның хәрәкәтләренә хис, тойгылар белән җавап бирергә, кылган гамәлләренә сыйфатлама бирергә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International