31 март көнне Әдбе мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Кошлар безнең дуслар» дип исемләнгән викторина уздырдылар. Шунысы сөендерә, укучыларыбыз кошлар турында бик мәгълүматлы. Бик матур рәсемнәр ясадылар, кошлар турында китаплар белән кызыксындылар.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе артистлары Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле спектакле белән балаларның һәм яшьүсмерләрнең “Другое измерение” III Бөтенроссия театр осталыгы фестиваленә әзерлек максатыннан репетицияләр үткәрә.
Бигрәк тә балалар каникул чорында. Каникулларны алар түземсезлек белән көтеп алалар. Без 25 март көнне балаларны ял клубына җыйдык. Бу аларның язгы каникул чорына туры килде. 1нче, 2нче, 3нче, 4нче сыйныф укучылары 2 командага бүленеп зирәклектә һәм тапкырлыкта көчләрен сынаштылар. Алар өчен күңелле уеннар белән бергә милли уеннар да оештырылды. Табышмаклар, тиз әйткечләр әйтү кебек ярышлар да читтә калмады. Ә уеннардагы җәзаларда балалар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Соңгы елларда китапханәләр эшчәнлегендә укучыларны һәрвакыт китап белән бәйләнештә тотар өчен, тапталмаган яңа алымнар, үзенчәлекле эзләнү, аралашу чаралары- кызыклы эш юнәлешләре кулланыла башлады. Айдар авылы китапханәсендә дә "Китапханә сулышы" гәҗитенең һәм белешмә буклетларның чираттагы саннары дөнья күрде.
Теләче районының яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Туган ягымның үткәне данлы, киләчәге өметле” дип исемләнгән презентациягә әзерлек эшләре бара. Авыл халкы да бу эштә үзенең ярдәмен күрсәтә, авылыбызның үткәне турында мәгълүмәт һәм материаллар туплауда булыша.
Шармыш авыл китапханәсендә ай саен китапханәнең яңа гәҗите чыгып бара. Монда ай дәвамында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат бирелә. Китапханә гәҗите китап укучыларда да зур кызыксыну уятты, алар гәҗиттәге рубрикаларны карыйлар, фотолардан үзләрен дә табалар.
Ә менә китапханәгә килергә мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә соң? Айдар авылы китапханәчесе, китапка сусаганнарның үзләре килүләрен генә көтеп ятмыйча, аларның өйләренә барып, укылган китапларын айга берничә тапкыр алыштырып кайта. Әлеге очрашулардан китап укучылар канәгать калса, ә китапханәчегә яңа китаплар өләшүдән дә рәхәтрәк ни бар икән тагын?!
31 март көнне Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. мәктәптә "Туган ягым, сиңа багышлыйм" дигән иҗади проект буенча "Тарих юллары буйлап" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Әлеге дәрес Теләче районы оешуга 25 ел тулуга багышланды. Дәрестә өлкән сыйныф укучылары катнашты. Аларга Шәтке авылы тарихы турында сөйләнде. Соңыннан тема буенча фикер алышулар булды.
Теләче районының яңадан оешуына 25 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Район тарихында авылым Урта Мишә” дип аталган презентациягә әзерлек эшләре бара. Өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашып авылның, китапханәнең үткәне турында мәгълүмат җыела.
30 март көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “Күңелле китап”дип аталды. Күргәзмәгә балалар өчен яңа кайткан китаплар куелды.