ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Авылның алтын  куллы кешеләре В.Ф.Пашагина, Г.В.Данилина, З.М.Артамонова һәм башкалар китапханәгә килүчеләрне үзләренең хезмәт җимешләре белән сөендерде. Алар кул эшләре белән шөгыльләнергә дә, китаплар укырга да вакыт табалар. Китаплар аларга яраткан шөгыльләрендә дә киңәшче булып торалар. Күргәзмәдә әлеге темага багышланган китаплар, журналлар да урын алды.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлау китап укучыларга, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы һәркем игътибарына тәгъдим ителә.

27 март көнне шагыйрә һәм проза әсәрләре авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Сәйдә Зыялыга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Күңелемдә күпме җылылык бар" дип исемләнгән күргәзмә эшләп килә.

Ветераннар советы рәисе Рузалия Мансуровна ел дәвамында өлкәннәр белән тыгыз элемтәдә эшләде.

Викторина сорауларына җавап бирерлек китаплардан  «Вестники радости и весны» дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә шулай ук кошларга оя ясарга өйрәтүче китаплар да куелды.

29 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, Кино елы уңаеннан “Нигә без кино белән дуслар, ни өчен ул безгә кирәк” исемле танып- белү сәгате үткәрелде. Хәзерге көндә укучыларның бик яратып карый торган мультфильмнары буенча презентация күрсәтелде.

28 март көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар.

Балаларны Габдулла Тукай китаплары белән таныштырып, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды.  “Шүрәле”  китабына  күзәтү   үткәрелде.

Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара.  27 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр күп иде, алар ботка белән сыйландылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

10 февральдән 1 июньгә кадәр “Сөйкемле Шүрәле” дип исемләнгән Халыкара иҗат эшләре конкурсы үткәрелә. Ул халык сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерүгә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗат мирасын популярлаштыруга, балалар һәм яшьләрне эстетик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.  Бу конкурс кысаларында, Айдар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче, "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче Әлфинә Саттарова үзенең иҗат эшен бәяләү өчен жюрига тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International