Әлеге конкурс кысаларында, 24 март көнне китапханә дәресе үткәрелде. "Туган якка сәяхәт- китаплар аша" дип аталган күзәтүләр буенча укучылар район тарихы, аның уңышлары, күренекле кешеләре, яшәү рәвешләре турында мәгълүмат алдылар.
25 март көнне Олы Мәтәскә китапханәчесе бер төркем укучы балалар белән “Каенкай” ясле-бакчасына кунакка бардылар. Балаларга күчтәнәч итеп китапханәгә кайткан яңа китапларны алып төштеләр. Укучы балалар китаплар белән таныштырдылар, һәрберсе китаптан я бер шигырь, я әкият, я хикәя укыдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бу бик зур бүләк булды.
Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен язгы каникул чорына "Каникулга күчтәнәч" дигән, балалар яратып укый торган китаплардан күргәзмә куелды.
25 март көнне шагыйрь Әхмәт Рәшиткә 80 яшь тулды. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Әлеге күргәзмәгә шагыйрьнең балалар һәм олылар өчен язылган китаплары куелды.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел була.Олы Мишә урта мәктәбендә бу күркәм бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды.Укучылар төрле конкурсларда катнашалар.Башлангыч сыйныф укучылары Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп,шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләнәләр.Габдулла Тукай шигырьләре, мәсәлләре аша мәктәбебездә әхлак, эстетик тәрбия бирелә.
Барлык илләрдә аны 20 гасыр башында ук билгеләп уза башладылар. Кошлар көнен билгеләп үтү очраклы гына сайлап алынмады. Чөнки апрель аенда бик күп кошлар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең туган якларына, туган ояларына кабат кире кайталар. Кошлар – безнең булышчылар. Алар миллионлаган зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, кырларда уңышны тычканнардан саклыйлар. Ә без кошлар турында барысын да беләбезме, аларны саклыйбызмы? Алар турында ничек кайгыртабыз? Урта Мишә авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көнен билгеләп үтү уңаеннан канатлы дусларыбызга багышланган экологик дәрес уздырылды. “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз”исемле рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Әңгәмә вакытында китапның белем һәм кешелекнең рухи байлыгы чыганагы, тәрбия чарасы икәнлеге искә төшерелде, китап укуның әһәмияте аңлатылды. Балаларга китапка карата дөрес мөгалләмә булдыру буенча да киңәшләр бирелде.
Китапханәче Альбина Рахматуллина балаларга “Китапның үз биографиясе» дигән темага әңгәмә үткәрде, “Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме әбекәй” дигән күргәзмәгә күзәтү уздырды. Бәйрәм иртәсе төрле милли уеннар, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле узды.
1 апрель көнне Әбде авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы уңаеннан китап укучы балалар белән танып – белү сәгате уздырылды. Бу атналык «Путешествие по стране Андерсена» дип аталган бәйрәмчә чара белән башланып китте, әкиятләр буенча викторина, табышмаклар чишү уткәрелде.