ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

1 апрель - Халыкара кошлар көне. Бу уңайдан безнең Ола Мәтәскә балалар бакчасында кошларга карата күп чаралар үткәрелде: балалар кош рәсемнәре ясадылар, кошлар турында шигырьләр өйрәнделәр. Кошлар көненә әзерлек эшләре алдан башланды. Балалар әтиләре белән берлектә сыерчык оялары ясап алып килделәр. Оялар бакча тирәли агачларга эленде. Бик тиздән Аларга инде сыерчыклар да килеп урнашты. 

Экологик тәрбия формалаштыру һәм тирә - юньгә сакчыл караш үстерү максатыннан, “ЭкоВесна” ике айлык кысаларында Олы  Нырсы  урта мәктәбендә экологик дәресләр үтте .

31  нче март көнне район мәдәният йортында район мәгариф бүлеге һәм өстәмә белем бирү йорты хезмәткәрләре Теләченең төзелүенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган  “Туганҗирем-Теләче” темасына концерт күрсәттеләр.

Чараның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов һәм ТР ның бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты.

Ярышта республикабыз районнарыннан иң көчле 300 дән артык бадминтончы катнашты, турнир 15 яшькәчә аерым һәм 19 яшькәчә яшь төркемнәрендә узды. Теләче районы данын балаларга белеем һәм тәрбия бирү үзәгенең бадминтон түгәрәгенә йөрүче балалары яклап, беренче 20-леккә керделәр. 

Ярышларда барлыгы 8 команда: Теләче, Балтач, Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба һәм Питрәч районнары командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләчебез егетләре 1 нче урында(тренерлары Шамил Шәяхмәтов), 2 нчедә Балтач, 3 нчедә Биектау районы командасы.  Кызлар арасында исә безнекеләр 4 нче урында.

30-31 март көннәрендә республика күләм "Наставник года"конкурсы булып узды. Бу конкурста безнең район данын яклап Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Гинатуллина Гөлчәчәк Наил кызы катнашты. Эшчәнлеге нәтиҗәсе итеп аңа финалист дипломы һәм рәхмәт хаты тапшырылды.

28 март көнне Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Ршания Ринатовна “2.0 Казан ачык талантлылар университеты” тарафыннан үткәрелгән А-Форумда катнашып кайтты.

Айлыкны үткәру планы төзелде. План нигезендә укучылар hәм аларның әти-әниләренә сулыкларда кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләре, өй түбәләреннән бозлар төшү очракларында саклану чаралары буенча әңгәмәләр, бозлыкларда килеп чыгарга мөмкин булган куркынычсызлык буенча аңлату эшләре, сулыкларда балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәренә багышланган ата-аналар җыелышлары үткәрелде.

Җыелышта түбәндәге сораулар каралды:

  1. 2016/2017 уку елына федераль һәм региональ дәреслекләргә бирелгән заказлар һәм аларның үтәлеше.
  2. Дәреслекләркайтартуны оештыру
  3. Федераль дәреслекләрисемлегендәге үзгәрешләр.

29 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында  математика укытучыларының семинар практикумы булып узды. Семинар кыссаларында укучыларны БДЙИ на әзерлекнең торышы һәм әзерлек планнары каралды. Алда башкарылачак эшләргә йөкләмәләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International