28 март көнне Кукмарада укучылар арасында Бөтенрәсәй спартакиадасы кысаларында 2000-2001 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча зона туры узды.

2016 елның 1 апреле, җомга

Ярышларда барлыгы 8 команда: Теләче, Балтач, Биектау, Кукмара, Әтнә, Арча, Саба һәм Питрәч районнары командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләчебез егетләре 1 нче урында(тренерлары Шамил Шәяхмәтов), 2 нчедә Балтач, 3 нчедә Биектау районы командасы.  Кызлар арасында исә безнекеләр 4 нче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International