28 һәм 29 нчы март көннәрендә Теләче урта мәктәбе базасында 9 һәм11 нче сыйныфларда укучылар өчен рус теле һәм математика фәннәреннән сынап карау тестлары уздырылды. Бу сынап карау тестларында 9 нчы сыйныфтан 155 укучы , 11 нче сыйныфтан 86 укучы катнашты.
26 март көнне Балык Бистәсенең “Дельфин” спорт комплексында укучылар арасында иң гади авиамодельләр буенча республикакүләм шәхси – команда ярышлары булып узды. Теләче районыннан Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Руслан Нуртдиновҗитәкчелегендә “Авиамодельләштерү” берләшмэсендәшогыльләнүче 6 укучы катнашып кайтты. Ярышларда республиканың 18 районыннан 22 белем бирү оешмаларының 111 укучысы катнашты.
2016 елның 30 мартында укучыларны Туфан Миңнуллин иҗатына тарту, сәләтле балаларны барлау, аларны фәнни –эзләнү эшләренә тарту юлы белән, рухи һәм интеллектуаль яктан үстерү максатында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика күләм конференция кысаларында "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә секция эше үтте. Әлеге чарада үзенең фәнни эше белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Энҗекатнашты. Ул 2 нче урынны яулап Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды. Укучыны фәнни эшкә шушы мәктәпнең тарих укытучысы Рәхмәтуллина Айгөл Әбүзәр кызы әзерләде.
Җыелышта түбәндәге сораулар каралды:
1. 2016/2017 уку елына федераль һәм региональ дәреслекләргә бирелгән заказлар һәм аларның үтәлеше.
2. Дәреслекләр кайтартуны оештыру
3. Федераль дәреслекләр исемлегендәге үзгәрешләр.
Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең.Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.Безнең 3-нче балалар бакчасында да Көлке көне узды, балаларга шатлык алып килүчеләрдән клоуннар булды. Кызыклы тамашаны әзерләүдә тәрбиячеләребезгә (Биккинина Р.Р.,Мингазова Г.Р.) зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Бʏген Баландыш тɵп мǝктǝбендǝ Бөтенроссиякʏлǝм “Живая классика” онлайн кокурсының мǝктǝп туры ʏткǝрелде. Бу конкурста укучылар мǝктǝп программасына кермǝгǝн ǝсǝрдǝн ɵзек сɵйлǝргǝ тиешлǝр иде. Конкурсның җиңүчелǝре итеп 6 класс укучысы Шакирова А. Һǝм 7 сыйныф укучысы Сафина А. танылдылар. Аларга онлайн этапта да уңышлар телибез.
2016 елның 2 апрелендә 13.00 сәг.Алан хуҗалыгы базасында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, игътисадчылары, хисапчылары, амбар хуҗалыгы мөдирләре өчен 2016 ел кыр эшләрен оешкан төстә уздыру буенча киңәшмә-уку уздыру планлаштырыла. Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Н.Н.Хазипов, ТР “Россельхозцентр” филиалы белгечләре һәм башка белгечләр катнашуы көтелә.
2016 елның 9 апрелендә район хуҗалыкларында комиссия тарафыннан хуҗалыкларның 2016 елгы кыр эшләренә әзерлеге тикшереләчәк. Конкурс комиссиясенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә кергән.
Мәгариф бүлеге, балалар сәнгать үзәге хезмәткәрләре катнашында концерт булып узды. Концертка Ф.Хатыйпов һәм аның тормыш иптәше Р.Сибгатуллиналарның булуы аеруча бер ямь өстәде. Концертта төрле милләт биюләре, хезмәткәрләрнең җырлары, ансамбльләр чыгышы тамашачы күңеленә аеруча хуш килде.
30 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә оешмалар арасында районыбыз оешуына 25 ел тулуга багышлап иглан ителгән "Туган җирем -Теләче" иҗат фестивале булып узды, фестивальне Райфо, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Ак Барс банк, Россельхозбанк, Энергосбыт, Наско, Казначейство хезмәткәрләре дщвам итте. Концертта төрле яшьтәге чыгыш ясаган хезмәткәрләрнең шигырь һәм җырлары тамашачынын күңелендә тирән эз калдыргандыр дип ышанасы килә.
Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле кызыклы уеннар уйнап, биюләр белән аралаштырып вакытны кызыклы уздырдылар. Барлык өй эшләреннән аерылып ял иттеләр.