2016 елның 30 мартында укучыларны Туфан Миңнуллин иҗатына тарту, сәләтле балаларны барлау, аларны фәнни –эзләнү эшләренә тарту юлы белән, рухи һәм интеллектуаль яктан үстерү максатында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика күләм конференция кысаларында "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә секция эше үтте. Әлеге чарада үзенең фәнни эше белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Энҗекатнашты. Ул 2 нче урынны яулап Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды. Укучыны фәнни эшкә шушы мәктәпнең тарих укытучысы Рәхмәтуллина Айгөл Әбүзәр кызы әзерләде.