26 март көнне Балык Бистәсенең “Дельфин” спорт комплексында укучылар арасында иң гади авиамодельләр буенча республикакүләм шәхси – команда ярышлары булып узды. Теләче районыннан Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Руслан Нуртдиновҗитәкчелегендә “Авиамодельләштерү” берләшмэсендәшогыльләнүче 6 укучы катнашып кайтты. Ярышларда республиканың 18 районыннан 22 белем бирү оешмаларының 111 укучысы катнашты.