28-29 март көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Республика беренчелеге булып узды.

2016 елның 1 апреле, җомга

Чараның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов һәм ТР ның бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин катнашты.

Ярышта республикабыз районнарыннан иң көчле 300 дән артык бадминтончы катнашты, турнир 15 яшькәчә аерым һәм 19 яшькәчә яшь төркемнәрендә узды. Теләче районы данын балаларга белеем һәм тәрбия бирү үзәгенең бадминтон түгәрәгенә йөрүче балалары яклап, беренче 20-леккә керделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International