Барлык илләрдә аны 20 гасыр башында ук билгеләп уза башладылар. Кошлар көнен билгеләп үтү очраклы гына сайлап алынмады. Чөнки апрель аенда бик күп кошлар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең туган якларына, туган ояларына кабат кире кайталар. Кошлар – безнең булышчылар. Алар миллионлаган зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, кырларда уңышны тычканнардан саклыйлар. Ә без кошлар турында барысын да беләбезме, аларны саклыйбызмы? Алар турында ничек кайгыртабыз? Урта Мишә авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көнен билгеләп үтү уңаеннан канатлы дусларыбызга багышланган экологик дәрес уздырылды. “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз”исемле рәсем конкурсына йомгак ясалды.