ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

 Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шайдуллин А.Р., Теләче муниципаль районы социаль саклау бүлегенең җитәкчесе Галимова Ф.М., Баландыш авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.М. тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Зинаида Владимировнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар.  

    Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә 1 сыйныф укучысы белән диагностик тикшеренү эшләре үткәрелде.Бу тикшеренү эше үз алдына түбәндәге максатларны куя: баланың кул чукларының ныклыгын тикшерү; яссылыкта дөрес ориентлашу, уңга , сулга,аска , өскә төшенчәләрен аңлап башкару;  кушу, алу төшенчәләрен дөрес кулланып ,мәсьәлә чишү; күплекләрне чагыштыру. Бу эш  укучы тарафыннан бик теләп һәм нәтиҗәле башкарылды. Алга таба да аңа уңышлар телик.

 Атналык хәрәкәт режимын тормышка ашыру  максатыннан Баландыш  төп гомумбелем бирү мәктәбендә һәр тәнәфес саен физкульт паузалар үткәрелә.Укучылар ике төркемгә бүленеп төрле типтагы хәрәкәт  күнегүләре башкаралар.Бу эш балаларның сәламәтлеген генә ныгытып калмый,аларда чыдамлылык,ихтыр көче тәрбияли.

Алан авыл китапханәчесе ”Инвалидларны онытмыйк” дигән акция кысаларында 12 октябрь көнне  инвалидлар янында булды, аларга яңа килгән газета, журналлар, китаплар тәкъдим итте. Китаплар кешегә авырган вакытта да юаныч, якын дус, киңәшче булып калалар.

Шул уңайдан, 13 октябрь көнне  Айдар авылы китапханәсендә  "Хәтер үзе сакта тора" дип исемләнгән күргәзмә ачылды.   Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында газета-журнал материаллары урын алды.
Олы Мишә урта мәктәбендә төрле укучылар оешмалары эшли. Аларны барысын бергә “Алмаш” дружинасы берләштерә. Яңа уку елыннан сыйныфлар “Классное Содружество” программасы нигезендә эшли башладылар. Бу программа буенча укучылар 4 төркемгә бүленәләр. Сыйныф сәгатьләрендә балаларның танып-белү сәләтләре үстерелә. Программа ярдәме белән туган илгә мәхәббәт  тәрбияләнә, патриотик тәрбия бирелә.
Китап укучы балалар үзләренең яраткан китапларын укып эчтәлекләрен сөйләделәр. Сорауларга дөрес җавап бирделәр.                                                                                                                                           

Киңәшмәдә хезмәткәрләр,  уздырылган методик тикшерү нәтиҗәләре  һәм методистлар тарафыннан төзелгән рейтинг таблицасы белән таныштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International