ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Безнең балалар бакчасында балаларга ботен мөмкинлекләр дә бар,алар шатланып торле профессия кешеләре булып уйныйлар.Мәктәпкәчә яшьтә үк инде балалар үзләренең кем булачаклары турында хыялланалар.Бу хыял баланың чынлап торып узенең булачак эше турында уйлануын аңлатмый әле, күбрәк бу хисне балада аерым бер профессия кешеләре уята.
Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә "Файдалы гадәтләр" исеме астында кызыклы сыйныф сәгате узды. " Яхшы гадәтләрне арттырырга-начарларын булдырмаска тырышырга кирәк",- дигән нәтиҗә ясалды.

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Гаиләсеннән аерылган сабыйның балалар бакчасына ияләшүен җиңеләйтү тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. Моның өчен безнең 2 нче нәниләр төркеме тәрбиячеләре Мухамадиева М.Ф., Мирзагаянова Г.И., тәрбияче ярдәмчесе Шигабиева Л.Н. яңа килгән сабыйларны, уен аша төркемнең тормышына, яңа уенчыклар белән уйнау тәртибенә акрынлап ияләштерәләр, өйрәтәләр. 
Дәрестә балалар белән хайваннарның файдасы, тирә-юньнең чисталыгын саклау турында сөйләшү алып барылды. Алар белән бергә хайваннарга карата мәрхәмәтле булу кагыйдәләре төзелде һәм “Җөмләләрне төзәтеп әйт!” дигән уен оештырылды. Соңыннан балалар үзләренең дүрт аяклы дусларын рәсемгә төшерделәр.
Күргәзмә укучы балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Күргәзмәгә яңа кайткан балалар китаплары куелды.    

2015 елның 13 октябрь көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин һәм районыбызның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.М.Галимова  социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.

       Очрашуның төп максаты булып Россия Федерациясенең 176 номерлы Федераль законы нигезендә Торак кодексына үзгәрешләр кертелүе белән таныштырылды. 

       Әлеге җыелыш барышында 2015 елның соңгы 9 айның эшенә нәтиҗә ясалды.

Алар чәй табыны артында үзләре яратып җырлый торган табын җырларын яңгыраттылар, шаян шигырьләр, дүртюллыклар сөйләп кунел ачтылар.
Әлеге кичәне Олы Нырсы авылы студентлары белән берлектә әзерлибез. Шулай ук 4-6 класс укучылары арасында әниләргә багышланган рәсем конкурсы да игълан ителде. Рәсемнәр мәдәният йортынын фойесында урнаштырылачак. Әлеге конкурста катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылачак.Авылыбызның уңган-булган хатын-кызларының кул эшләреннән күргәзмә дә булачак. Студентлар һәм укучылар да репетицияләргә бик теләп йөриләр. 
Олы Мәтәскә мәдәният йортында укучылар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән, спорт уеннарыннан торган чара үткәрелде. Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка, шахмат уеннары уйналды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә дә эшләргә тиешбез.

Күргәзмәгә халкыбызның үз кулы белән чигеп, бәйләп эшләнгән  әйберләре куелды. Бигрәк тә әбиләребез элек чигеп эшләгән күкрәкчәләр, намазлыклар укучылар күңелендә кызыксыну уятты. Халкыбызның йөрәк җылысын биреп эшләгән иҗат җимешләре безнең күңелләргә якын һәм кадерле. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International