ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
13 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә рус халык язучылары һәм шагыйрьләренең алтын көзнең матурлыгын тасвирлаучы әсәрләрен үз эченә алган күргәзмә эшли башлады. Көз үзенең әкияти матурлыгы белән күңелләрне сихерли, җанга дәва бирә, шагыйрь һәм язучыларны иҗатка рухландыра.
Китаплар алар кешенең иң якын дуслары, авыр вакытларда ярдәмче, киңәш бирүче. Кадерле балалар һәм хөрмәтле олкәннәр! Күңелле,мавыктыргыч китаплар сезне көтә, укырга ашыгыгыз дуслар!!!
Кичә башында халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләнде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”,”Орчык тәгәрәтеш”,”Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды. Кул эшләре татар халык  җырлары блән бергә үрелеп барды. Кичә  халкыбызның милли ризыклары тулы өстәл артында дәвам итте. Бу кичәнең максаты - яшь буынга халкыбызның милли йолаларын, гореф – гадәтләрен, уен җырларын тапшыру.
Тормышыбызның бер көнен дә табын күрке - икмәктән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә фидакарь игенчеләребезнең, иртә таңнан караңгыга кадәр алны-ялны белми тырышып эшләүче терлекчеләребезнең, белгечләребезнең, хуҗалык җитәкчеләренең авыр хезмәтен чагылдырган күргәзмә эшләде. 
Табигый материалларның  күптөрлелеге,  балаларга иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Балалар бакчада гына түгел, өйдә әти-әниләре белән бергәлектә дә эшли алалар. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  уртанчылар төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәлектә, көзге нигъмәтләрдән  күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Укучылар һәм аларның әти-әниләре көче белән мәктәп территориясендә җиләк-җимеш куаклары утыртылды. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Мәктәбебез киләсе елга тагын да матуррак һәм ямьлерәк булыр дип ышанып калабыз.
Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул.Балаларны туган телдә дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтүдә, аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча нәтиҗәле. Шушы уеннар  вакытында баланың шәхесе формалаша, аң дәрәҗәсе үсә, ихтыяр көче арта.  

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Очрашуда Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Гараев А.Р. һәм  ООО «Саба ПМК» ген.директоры Талипов И.И. катнаштылар. Тантанада 60 тан артык авыл хуҗалыгы алдынгылары тәбрикләнде.
Шәтке авылы китапханәсендә эшләп килүче "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе чираттагы утырышына җыелды. Алар  "Уятмакчы булсан халык күңелләрен" дигән фестивальдә чыгыш ясау өчен милли  уен йолаларын өйрәнә  башладылар.

Шушы көннәрдә  Ачы  авылы  мәдәният  йорты  каршындагы  яу кырында ятып  калучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында өмә  уздырганнар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International