10 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” әгъзалары һәм балалар белән берлектә татар халкының онытылып барган көнкүреш йоласы -“Кич утыру” үткәрелде. Кичә башында халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләнде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”,”Орчык тәгәрәтеш”,”Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды. Кул эшләре татар халык җырлары блән бергә үрелеп барды. Кичә халкыбызның милли ризыклары тулы өстәл артында дәвам итте. Бу кичәнең максаты - яшь буынга халкыбызның милли йолаларын, гореф – гадәтләрен, уен җырларын тапшыру.