11 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Тормышыбызның бер көнен дә табын күрке - икмәктән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә фидакарь игенчеләребезнең, иртә таңнан караңгыга кадәр алны-ялны белми тырышып эшләүче терлекчеләребезнең, белгечләребезнең, хуҗалык җитәкчеләренең авыр хезмәтен чагылдырган күргәзмә эшләде.