2015 елның 9 октябре көнне Мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме көне уңаеннан Теләче районы Башлыгының кабул итү тантанасы булып узды. Очрашуда Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Гараев А.Р. һәм ООО «Саба ПМК» ген.директоры Талипов И.И. катнаштылар. Тантанада 60 тан артык авыл хуҗалыгы алдынгылары тәбрикләнде.