5 октябрь көне Максабаш башланыч мәктәбендә Хезмәт көне буларак үтте. Укучылар һәм аларның әти-әниләре көче белән мәктәп территориясендә җиләк-җимеш куаклары утыртылды. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Мәктәбебез киләсе елга тагын да матуррак һәм ямьлерәк булыр дип ышанып калабыз.