Күргәзмә эшли башлады.

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
13 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә рус халык язучылары һәм шагыйрьләренең алтын көзнең матурлыгын тасвирлаучы әсәрләрен үз эченә алган күргәзмә эшли башлады. Көз үзенең әкияти матурлыгы белән күңелләрне сихерли, җанга дәва бирә, шагыйрь һәм язучыларны иҗатка рухландыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International